Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Нижнеаврюзовский сельсовет
муниципального района Альшеевский район
Республики Башкортостан

Тубэн Эверез мэдэният йорты “Авылым бизэклэре” конкурсын игьлан итэ.

Конкурс шулай ук «Аек авыл-2020»проекты буларак та үткәрелә.
Конкурсның максаты һәм бурычлары:
конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү;
татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. “Авылым бизәкләре” — фотоконкурс
II. “Авылым кешеләре” — фотоконкурс
. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган, Тубэн Эверез авылында яшәүче һәркем катнаша ала;
конкурста катнашучы “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, “Авылым бизәкләре” номинациясендә авылындагы иң матур, истәлекле, тарихи урыннарны, бизәкле татар йортларын һ.б. фотога төшереп җибәрергә тиеш. Шунда ук ким дигәндә 5 җөмлә белән бу урыннар турында аңлатып язарга. “Авылым кешеләре” номинациясендә авылда гомер итүче тырыш, булдыклы, хөрмәткә лаек, оста куллы, сәләтле, милләтенә хезмәт итүче һ.б. асыл сыйфатларны үзенә алган кешеләрне һәм аларның эшләрен фотога төшереп, ул шәхес хакында 5 җөмләдән дә ким булмаган аңлатма язарга кирәк.
Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре:
конкурска тәкъдим ителүче фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш;
конкурста катнашучы фотолар астына 5 җөмләдән дә ким булмаган аңлатманы язарга тиеш. Авылның исемен, “Авылым кешеләре” номинациясендә геройның исем – фамилиясен һәм соңыннан катнашучы үзенең исем-фамилиясен дә күрсәтергә тиеш.
#Трезвоесело2020НижнееАврюзовоАльшеевскийрайон
#авылымсулышы
#нижнеаврюзовскийсдк
#тубэнэверезмэдэниятйорты
#сэламэтбулавылым
#авылымбизэклэре#авылымкешелэре#эверезавылы
#эстетикаелы#годэстетикинижнееаврюзово